Кичә районның яшьләр хәрәкәте активистлары, гимназия укучылары, “Синең заман” профиль сменасыннан кайтты.
30 нчы ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр алар “Ялкын” сәламәтләндерү үзәгендә булып, ТР да балалар хәрәкәтенең үсеше турында сүз алып барды.
Смена “Синең сайлау” дигән форум белән тәмамланды. Анда бу юнәлешнең яңа лидерлары сайланды.