Инглиз теле укытучылары семинары

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Коргуза мәктәбендә инглиз теле укытучыларының “Яңа дәүләт стандартлары кысаларында чит тел сөйләмен формалаштыру алымнары” дигән семинар булып узды.

Инглиз теле укытучысы И.А.Осянин мультфильм, иллюстрацияләр, хикәя төзү, дөрес сөйләм вариантын сайлап алу кебек алымнар кулланып, укучыларны да, укытучыларны да үзенә җәлеп итте.

Түгәрәк өстәл артында район укытучылары чит тел имтиханы һәм олимпиада йомгаклары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International