Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасында район китапханәсендә “Күңеле белән көчлеләр” китап күргәзмәсе барлыкка килде.
Күргәзмәдә сәламәтлеге чикләтелгән кешеләргә багышланган газет һәм журнал мәкаләләре, китаплар урын алган. Алар арасында В. Г. Короленконың « Сукыр музыкант» Н. А. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», Б. Полевойның «Чын кеше турында повесть», Т. Крюкованың «Костя + Ника», А. Лихановның «Кояш балкышы», Ника Вуйчичның «Чиксез тормыш», В. Титовның «Барлык корбаннарга үч итеп” әсәрләре бар.