Ел саен 9 нчы декабрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе оештырган Коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне БМО хылыкка коррупциягә каршы көрәш буенча нинди чаралар үткәрелүе турында хәбәр итә.
Югары Ослан Прокуратурасы да бу чаралардан читтә калмады.
Алар мәктәп укучылары алдында лекөияләр укыды, бу яман күренешкә каршы көрәш юлларын күрсәтте.
Район Прокуроры ярдәмчесе Гарифуллин Р.Р. районның барлык үзидарә оешмаларын, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, авыл җирлекләре башлыкларын җыеп түгәрәк өстәл үткәрде. Анда ул коррупция темасына бик күп үрнәкләр атады.