Антикоррупция буенча дәрес

2018 елның 8 декабре, шимбә

Бүген Югары Ослан гимназиясендә коррупциягә каршы ачык дәрес үткәрелде.  Җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Л.А. Фаткуллина коррупция барлыкка килү тарихы, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

Сергей Викторович Осянин укучыларның коррупция барлыкка килү сәбәпләре турында фикерләрне гомумиләштерде. Балалар Россия Федерациясендә коррупция һәм көрәш методлары турында, иң аз һәм иң күп ришвәтчелек булган илләр турында чыгыш ясады.

Әңгәмә ахырында йомгак ясалды. Һәм Сергей Викторович балаларның  дөньяга карашын күп очракта гаиләдә алынган тәрбиягә бәйле булуына игьтибар итте. Корупциягә каршы көрәштә дә иң беренче чиратта үзебездән башларга кирәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International