Татарстанда - яңа газүткәргеч!

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

ООО «Газпром трансгаз Казань» журналистларга яңа инвестицион проект күрсәтте. Ул – Татарстанның 300 мең кешесен эченә алган Идел аръягының 60 мең абонентына хезмәт итә торган өстәмә ягулык тәэмин итүче яңа газүткәргеч. Әлеге корылма Татарстанның 9 районын, Ульяновск һәм Чувашия өлкәләренең бер өлешен һәм Иннополис шәһәрен газ белән тәэмин итәчәк.

ПАО «Газпром» Инвестицион проекты 2 этаптан тора. Берсе – 2015 нче елда тәмамланган 18 км озынлыктагы Елизаветино торак пунктына юнәлгәне. икенчесе дә шул ук торак пунктка таба , ләкин 28 км озынлыкта булачак.
Бу күренеш, һичшиксез, Татарстанның инвестицион үсешенә зур йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International