8 нче декабрьдә Югары Осланның Геройлар Паркында Ватан геройлары Көненә багышланган тантаналы митинг булды.
Бу истәлекле көнне район халкы онытмый. Митингка килүчеләрне котлаучылар арасында: Сергей Викторович Осянин, ветераннар Советы Президиумы члены Александр Якимович Иванов, президиум членнары, яшьләрне хәрби – патриотик рухта тәрбияләү буенча район комиссиясе рәисе Геннадий Иванович Матросов, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов бар иде.
Ватан геройлары мәңге үлмәс һәм яшь буынга үрнәк булып торыр!