10 нчы декабрьдә район китапханәсендә “Өмет утравы” социаль яклау үзәге белгечләре инвалидлар белән “Иң мөһиме – синең иркен йөрәгең” дигән мәрхәмәтлек сәгате үткәрделәр.
Бу көнне ярдәмгә мохтаҗ кешеләр район китапханәсенең заллары, андагы система, яңалыклар белән таныштылар. Аларга бигрәк тә США Конгрессы китапханәсе, Франциянең милли китапханәләренә виртуаль экскурсия ошады.
Ахырдан аларның әдәби китаплар буенча белемнәрен белемнәрен билгели торган викторина булды.