Бүген “Эшлекле дүшәмбе” вакытында район башлыгы Марат Зиатдинов район үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны бүләкләде. Алар:
- Заһидуллин Фанис – районның газ хезмәте башлыгы;
- Чемоданова Лилия– Түбән Ослан авыл җирлеге секретаре;
- Мартышина Ирина– Соболевское авыл җирлеге секретаре.
Марат Галимҗанович бүләкләнүчеләргә яхшы теләкләр теләде һәм район оешмаларында тагын да актив эш алып барырга өндәде.
Аннан соң Казанда узган шахмат буенча ярышларлда җиңгән Надежда Скареднева һәм Сергей Бурукинны котладылар.
Барыгызны да котлыйбыз!