Бүген, 10 нчы декабрьдә, район Советының Актлар залында район юашлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә төрле сорауларга багышланган утырыш узды.
Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде.
Аның эшендә:
- Евгений Смирнов - ПАО «Почта Банк» җитәкчесе «Почта Банк – социаль проект» презентациясе белән;
- Рөстәм Исмәгыйлев – Идел буе урманчылыгы җитәкчесе укучылар урманчылыгы эшчәнлеге турында;
- Рифкать Халиков – иҗтимагый оешма җитәкчесе – үзара салым акчаларын дөрес тоту буенча контроль турында;
- Илназ Гыйләҗиев – район башлыгы ярдәмчесе – районда коррупциягә каршы көрәш профилактикасы турында;
- Гөлия Камалетдинова – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Яңа елга хәзерлек турында чыгыш ясадылар.
Сөйләшү бик катгый төс алды. Район бюджетын иң “күп ашаучы” мәгариф сферасы хезмәткәрләре налоглар буенча бурычка иң күп батучы икән. Шуңа күрә бу ситуацияне төзәтергә вакыт бирелде.