Быел районның 11 нче сыйныфында укучы 92 бала чыгарылыш имтиханнарына хәзерлек этабында рус теленнән сочинение язып карады.
Гимназиядә ул сочинениеләрне тикшерү буенча муниципаль комиссия эшләде.
Экспертлар балаларның үз позициясен яклап чыгу, фикерләү дәрәҗәсе, сөйләм теленең байлыгына игътибар итте.
Ул эшләрне яңадан республика комиссиясе караячак. Аннан соң гына нәтиҗәләр билгеле була.