Россия Конституциясе көне

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

12 нче декабрь – Россия өчен мөһим дата. Ул – Россиянең төп законы – Коституция көне. Бу көн һәр кешегә үзе турында уйларга, үз тормышы һәм иле турында уйларга этәргеч бирә. Дәүләт – ул без.

Бу көнне район үзәгенең төп мәйданында иртәдән үк музыка уйнап торды. Ә базарга дип килгән кешеләр алдында район талантлары концерт куйды.

Җырлар 2 телдә дә яңгырады. Һәр кеше үзен зур дәүләтнең бер өлеше итеп хис итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International