Геройлар батырлыгын онытмыйк!

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Узган атнада без Ватан Геройлары көнен билгеләп үттек. Кызганычка каршы, Югары Ослан районында исән Геройлар юк. Алар батырлыгы хәзер китапларда һәм ташларда гына саклана. Аларың берсе – легендар танкист - Семен Коновалов турында күптән түгел кино төшерделәр.

Югары Осланда Михаил Васильевич Красавинның хатыны Вера Андреевна яши. Аңа 92 яшь. Аның иренә быел 100 тулган булыр иде.

Бүген аны котларга Гөлия Камалетдинова һәм ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, Казан мэриясеннән Ирина Андреевна килде.
 
Вера Андреевна аларга бик куанды. Кешегә бүләк түгел, ә игътибар бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International