13 нче декабрьдә ТР Дәүләт Советы бинасында “Татарстан Республикасы культура мирасы объектлары” темасына Дәүләт Советы утырышы булып узды. Югары Ослан районыннан анда культура бүлеге башлыгы Марина Назарова катнашты.
Искә төшерик: “Татарстан Республикасы культура мирасы объектлары” дип исемләнгән 2005 нче елның 25 нче февралендә чыккан 60 нчы номерлы Законга инде күп тапкырлар үзгәрешләр кертелде.
Культура мирасы объектларын саклау һәм мәңгеләштерү буенча Югары Ослан районында да уңай тенденция алып барыла: ел саен объектларның техник торышын фотога төшерүләр, аларның хуҗалары белән эш алып бару, адресларын барлау белән кызыксыну артканнан – арта бара.
4 нче кварталда мәгълүмат язмалары буенча мониторинг үткәрелде. Агач корылмалар һәйкәлләре булган объектларның исемлеге дәүләт комитетына җибәрелде.