Зонара утырыш

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Буа шәһәрендә ТР ның авыл хуҗалыгы министры Марат Ахметов җитәкчелегендә утырыш булды. Министр урынбасары Илдус Габдрахманов үсемчелек өлкәсендәге эшчәнлек һәм кырларда урып – җыю вакытында җибәргән хаталар турында сөйләде. Ә җитешсезлекләр бигрәк тә культураларны техник эшкәрткәндә, аларның агротехнологик сроклары, минералҗ ашламалар бнлән тукландыру быел 1 миллион тоннага кимрәк нәтиҗәләр бирде.

Министр урынбасары Нәҗип Хазипов 11 айлык планның үтәлешенә тукталды һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен сөтнең кимлеге, көтүләрдәге сыерларның дөрес ашатылмавын тәнкйтьләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International