13 нче декабрьдә район башлыгы ярдәмчесе Азат Галимуллин һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек башлыгы Анна Юсупова ТР ның дәүләт һәм муниципаль хөкүмәт органнары хезмәткәрләрен укытуда булып кайтты.
Анда алар «Инцидент-менеджмент» системасының “Халык контроле” мәгълүмати системасы белән бердәм элемтәсе турында белем алдылар. Бу яңа система «ВКонтакте», Instagram., «Одноклассниках» челтәрләрендәге мәгълүматны карап барачак.