«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон кабул ителү сәбәпле (дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 25 июлендә кабул ителде) Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсе (алга таба – идарә) түбәндәгеләрне хәбәр итә:
340-ФЗ номерлы законның 16 статьясы җирле үзидарә органнарына, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек, индивидуаль гараж яки индивидуаль торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә капиталь төзелеш объектларын төзү тәртибе турында гражданнарга мәгълүмат бирү бурычы йөкләнә.
2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законга (алга таба – теркәү турындагы Закон) 70 статьяга 12 һәм 13 өлешләре өстәү өлешендә үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, 12 өлеш нигезендә, югарыда күрсәтелгән торак яки бакча йортына хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве, 2017 елның 29 июлендәге Федераль законның 23 статьясындагы 2 өлешендә билгеләнгән таләпләрне үтәүгә карамастан, гамәлгә ашырыла дип карала.