Югары Ослан авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы булып узды. Утырышның көн тәртибенә:
-     «Югары Ослан авыл җирлеге Советының 2018 елда депутатлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында»гы мәсьәлә кертелде.
-     Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илназ Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Шуннан соң әлеге тематика буенча Салават Рәхимов – Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе белән тулыландырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International