Иҗтимагый совет утырышы 

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Кичә Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында, Мильям Сәгъдиев рәислегендә, районның Иҗтимагый советы утырышы булып узды. Утырышта шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты. Утырыш районның Иҗтимагый советы әгъзаларына таныклыклар тапшыру белән башланып китте. Югары Ослан муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе М. Сәгъдиев гражданнарны кабул итү буенча башкарылган эшләргә беренче нәтиҗә ясады; Евгения Агеева һәм Николай Скарлухин 2019 елда гражданнарның үзара салым акчасына төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы турында чыгыш ясадылар.
Ахырда  Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый совет рәисе Элеонора Серебрякова отчет белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International