Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Дөнья күләмендә 4 ел рәттән «Татарча диктант» акциясе уза. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту.

Бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2018нче елда ул өченче тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республикасының барлык районнары һәм Казан шәһәренең югары уку йортлары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә «Татарча диктант» аудиториясе 5 тапкыр артты һәм 10меңнән артык катнашучы җәлеп итте.

Югары Ослан районында акция 19 нчы октябрьдә 6 мәйданчыкта узачак:

Куралово мәктәбе - 86 кеше;

Макыл мәктәбе - 50;

Югары Ослан мәктәбе - 36;

Югары Ослан гимназиясе - 39;

Октябрҗский мәктәбе - 66;

Районның үзәк мәчете – 25;

Шеланга мәктәбе - 52;

Олы Мәми мәктәбе - 22;

Татар Борнашы мәктәбе – 18;

Матюшино мәктәбе - 20;

Введенка Бистәсе мәктәбе - 10.

Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International