Яшел Үзәндә 17 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр бокс буенча сигезенче ачык төбәкара турнир узды. Ярышлар берничә буын яхшы спортчы - спорт мастерлары тәрбияләгән атаклы тренерлар Геннадий Парфенов һәм Михаил Соколов истәлегенә багышланды.
Турнирда Казан, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Буа, Апас районнарыннан, шулай ук Волжск, Йошкар-Ола, Ульяновск һәм Волгоградтан барлыгы 110нан артык иң көчле спортчы катнашты.
Югары Ослан районын танылган тренер В. А. Капитоновның 8 шәкерте тәкъдим итте. Барлык спортчылар арасыннан Мазанов Глеб аеруча аерылып торды. 48 кг.га кадәр авырлык категориясендә Глеб барлык көрәшләрдә дә җиңү яулады, шуның белән җиңүче исемен дә алды.
Турнирда II урынны Гыйсматуллин Ранэль яулады.
III урынны Кудашов Александр яулады.
Яшь спортчыларга уңышлар аз гына җитмәде, алар призлы урыннардан бер адымда тукталдылар:
-Агишев Ярослав-5 урын
- Гордеев Эмиль-5 урын
-Шәрәфетдинов Айнур -5 урын
-Корнев Никита -5 урын
Спортчыларны котлыйбыз һәм ирешелгәннәр белән генә тукталып калмауларын телибез!