Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:
Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләрен раслау турында. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Закиулла Минһаҗев комиссия әгъзаларына әлеге карар проектын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим иттеләр.