Спорт бизнесы өлкәсендә бәйсез премия комитеты BISPO AWARDS 2019 Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасын «Һәвәскәрләр спортында иң яхшы вакыйга. Уен төрләре».
Мәктәп волейбол лигасы проекты 2019 елдан башлап ТР Волейбол федерациясе тарафыннан бөтен республика территориясендә ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, Sellout Sport System маркетинг агентлыгы, «Славица»компаниясе ярдәме белән үткәрелә.
Проектта катнашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан 762 мәктәп гариза биргән. Мәктәп командалары бер-берсе белән уйнаячак, очколар җыячак һәм түбәндәге этапларга барачак. Һәр этапта җиңүчеләр туплар, сетка һәм экипировканың тулы җыелмасы белән бүләкләнәчәк, ә яз көне иң яхшы 12 команда медальләр өчен көрәшәчәк.
Традиция буенча Финал Казан волейбол үзәгендә узачак. 2020 елдан Югары Ослан муниципаль районында да мәктәп волейбол лигасы башлана.