2019 елның 14 декабрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, регион министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Югары Ослан муниципаль районыннан эштә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев катнашты.