10 нчы октябрь көнне Макыл урта мәктәбенә 40 ел булды. Мәктәп гадәттәгечә һәр биш ел саен кунакка үзенең элекке укучыларын, хезмәттәшләрен һәм дусларын чакыра. Бүген дә, 14 нче декабрь көнне, бәйрәмгә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм бистәләреннән йөзләгән кыз һәм малай җыелды. Дәрәҗәле ир-атлар һәм төрле яшьтәге хатын-кызлар килде дип әйтү дөресрәк булыр. Бүген безнең мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары һәркайда очратырга мөмкин. Алар югары профессиональ һәм намуслы хезмәткәрләр, предприятияләрдә һәм оешмаларда әйдәүче белгечләр, менә дигән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, инженерлар, һәм табиблар, укытучылар һәм дәүләт хезмәткәрләре.
Фойеда мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Баканова , ул шулай ук безнең мәктәпне тәмамлаган, өлкән сыйныф укучылары белән кунакларны каршы ала һәм залга узарга тәкъдим итә. Әмма һәркемнең фотозонага узасы, сыйныфташлары һәм яраткан укытучылары белән фотога төшәсе, мәктәп тормышыннан алынган фотоларны карыйсы килде. Кайберләре фотоларда үзләрен таныдылар.
Менә сәгать 16.00 күрсәтә, кыңгырау чыңлый, барысын да бәйрәмчә бизәлгән залга үтәргә чакыра. Фанфаралар яңгырый һәм экранда безнең чыгарылыш сыйныф укучылары геройлары булган фильм күрсәтелә. Алар чиратлашып, туган мәктәп турындагы җыр юлларын башкаралар, үз укытучыларына сәламнәр һәм колаулар тапшыралар, ә җырның беренче юлларын 1987 нче елның чыгарылыш сыйныф укучысы Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов башкарды. Сәхнхгә алып баручылар чыга: Арефьева Анна, 2002 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, Ухорский Иван, 2006 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучысы. Бәйрәм беренче сыйныф укучылары чыгышыннан башлана һәм шуннан соң гына сүз мәктәп директоры Николай Панасикка, бу кичтә теге яки бу номинацияне тәкъдим итүче өлкән буынга күчә. Рус теле укытучысы Татьяна Белкина мәктәпнең ачылыш көне турында искә төшерә, мәктәпне 23 ел дәвамында җитәкләгән Валентин Чернышев укытучылар һәм укучылар коллективларының уңышлары турында сөйли, Марат Зиатдинов эшләгән һәм хәзер дә эшли торган укытучылар турында яхшы сүзләр әйтте, МКУ "Мәгариф бүлеге" җитәкчесе Вилен Касимов та укытучыларга рәхмәт сүзен белдерде.
Вакыт бер урында тормый, ул армый-талмый алга бара. 40 ел - бу бик зур вакыт. Бу вакыт эчендә күпме вакыйгалар булды! Нәрсәдер онытылды, бетте. Бәхетебезгә каршы күп нәрсә хәтеребездә калды һәм тарихка әверелде. Безнең белән янәшә берничә дистә дәвамында яшәгән һәм эшләгән педагоглар да безнең хәтердә калды. Кайберәүләр бу юбилейга кадәр яшәмәсә дә, алар турында хәтер исән. Экраннан карап торган күзләре күпләрне күз яшләре күзләрен йомарга мәҗбүр итте.
Эмма бәйрәм дәвам итә. Залда җыелучыларның барысы өчен дә чыгарылыш сыйныф укучылары, югары сыйныф укучылары башкаруында җырлар яңгырый. Соңгы сүз укытучыларныкы. Ирина Кучина һәм Елена Талалова башкаруында "Укытучылар вальсы" яңгырый һәм шул койгә укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары вальс бииләр. һәм менә бөтен коллектив йомгаклау җырны башкара, аның сүзләрен девиз кебек яңгырый "Тик кенә яшәрбез, балаларны укытачыкбыз. яратачакбыз, ышаначыкбыз, иҗат итәчәкбез, дуслашачакбыз. Көчле алкышларга сәхнәгә бәйрәм торты чыгарыла.
Бәйрәм бер мизгел кебке үтте, әмма чыгарылыш сыйныф укучылары әле озак вакыт таралмый. Һәркем үз сыйныфына кереп карыйсы килә, үз укытучысы белән сөйләшәсе килә, истәлеккә фото ясыйсы килә. Бу кичә барыбызны да кемгәдер ерак, кем өчендер бик үк түгел үткәнебезгә, укучы һәм балачак чорында без барыбыз да наз һәм җылылык белән искә алабыз.
Душәмбе көнне үк киләсе 5 елдан соң туган стеналарда чираттагы тапкыр җыелып, нәтиҗә ясау өчен укучылар һәм укытучылар эш көннәрен дәвам итәчәкләр.