Бүген, 16 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычлары, туристик инфраструктураны үстерү, районның белем бирү учреждениеләрендә туклану һәм Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре каралды. 2019 елның 21 декабрендә 15.00 сәгатьтә Югары Осланда «Чемпион»физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә Яңа ел чыршысын ачу була.