13 декабрь көнне Югары Ослан гимназиясе база мәйданчыгында «Ватан тарихы буенча Тест» Халыкара акциясе узды, анда 37 укучы һәм 3 укытучы катнашты. Ел саен үткәрелә торган акция Россия гражданнарының тарихи грамоталылыгын бәяләү максаты белән үткәрелә. Тест 1800 елдан 1918 елга кадәр тарихи вакыйгалар белән бәйле 40 мәсьәләдән торды. Мәсьәләләрне хәл итү өчен 40 минут вакыт бирелде.