Рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Белем бирү сыйфатын бәяләүдә барысы да: дәүләт, җәмгыять, мәгариф учреждениеләре, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре кызыксыналар.
 Һәм бу җәһәттән барлык фәннәрдән дә мәгънәле укуга аерым игътибар бирелә. Ә уку мәгънәле булсын өчен, укучыларга текстның эчтәлеген аңларга, үз образлар системасын төзергә, ягъни танып-белү эшчәнлеген алып барырга кирәк. Бу темага МБГББУ «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «ВПР һәм ТДИ нәтиҗәләрен арттыру өчен укучыларның мәгънәле укуларын ничек үстерергә» дигән темага семинар үткәрелде. 
Семинарда катнашучылар 7 нче сыйныфта рус теле дәресендә һәм 9 нчы сыйныфта сочинение-рассуждени язу  дәресендә булдылар. 
 Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында н.С. Сухинина хикәясе мотивлары буенча «Бәхетле кайда яши» дигән театраль куелышы күрсәтелде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International