Гражданнарны күчмә кабул итү 

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген, 17 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән Рус Макылы авылында кабул итте. 
Кабул итүгә язылган биш кешенең берсе генә килгән. Тихонов и.И. крестьян-фермер хуҗалыгын киңәйтү турындагы мөрәҗәгать теркәлде һәм бу мәсьәлә буенча аңлатмалар бирелде. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.
 Моннан тыш, гражданнарны кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International