Югары Осланның яшьләр-яшүсмерләр клубы яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы кысаларында игълан ителгән «Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча эксперименталь мәйданчык» республика конкурсында катнашты.
Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды. КДН һәм ПДН профилактик учетында торучы балигъ булмаганнарның ялын оештыруга юнәлдерелгән үз проекты өчен ПМК коллективы 45 мең сум күләмендә грант отты. Проектны эшләүче Гехвер Османова җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!