ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы ГХАТ органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Гаилә сәясәтен үстерүдә, гаилә абруен күтәрүдә төп роль уйнаучы ЗАГС органнары хезмәткәрләре башкарган эшнең әһәмиятен бәяләп бетергесез. Кешеләр язмышлары белән даими элемтәдә торып, аларга тормышның шатлыклы һәм авыр мизгелләрендә борчылып, сез аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәсез. Зур җаваплылык белән бәйле намуслы хезмәтегез хөрмәткә лаек. Сез, Граждан хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре, хезмәт бурычын лаеклы башкарырга ярдәм итә торган махсус профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатларына ия, бу - һөнәргә мәхәббәт, кешеләргә җан җылысы, игелеклелек, борчылу сәләте һәм шәхси мөлаемлык.

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International