ТРда «Бердәм Россия» депутатлар берләшмәләренең республика координацион советы гомуми җыелышы барышында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге II республика конкурсына йомгак ясалды.
Чәршәмбе көнне, 18 декабрьдә Казанда «Бердәм Россия» депутатлар берләшмәләренең Республика Координация советының гомуми җыелышы узды. Утырыш кысаларында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлегенең II республика конкурсына йомгак ясалды. «Конкурста катнашучыларны узган елгыга караганда күбрәк, һәм бу куандырмый кала алмый.