Кадрлар хезмәте электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турында хәбәр итә

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру 2020 елдан башланырга тиеш. Барлык эшләүче гражданнар өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

2021 елдан башлап беренче тапкыр эшкә урнашучылар бердәнбер искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Калган гражданнарга 2020 елның 31 декабренә кадәр (бу көнне дә кертеп) эш бирүчегә электрон рәвештә хезмәт кенәгәсен алып бару яки кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында ирекле рәвештә язмача гариза бирергә кирәк.

Хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару турында гариза биргән россиялеләр кәгазь хезмәт кулына алачак. Хезмәт кенәгәсен биргәндә аңа хезмәткәр тарафыннан тиешле гариза бирү турында язма кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International