Авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 19 декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.

ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, смотр-конкурска йомгак ясау республика муниципаль берәмлекләре советы съезды алдыннан күркәм традициягә әйләнде. «Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр менә дигән автомобильләр алачак, алар сезгә йөкләнгән бурычларны мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Уртак эшебез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең эштә без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә җирлек дәрәҗәсенә таянабыз», - дип ассызыклады ТР Президенты. Республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International