Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов үзара салым турында: "Районның кулдан килгән мөмкинлекләре-10 миллион сум"

2019 елның 20 декабре, җомга

Безнең районда үзара салым программасын биш ел тормышка ашыру дәверендә аны үстерүгә 50 миллион сумга якын акча сарыф ителде, шуларның 37се - республика бюджетыннан, ә 13 миллионы - район халкыннан җыелган акча.

Укучыбыз чамалаганча, бу материалда сүз янә үзара салым турында барачак. Дөресрәге, узып баручы елда программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында. Бу хакта безгә район башлыгы Марат Зиатдинов сөйләячәк һәм кайбер моментларга аңлатма бирәчәк. - Шулай итеп, Марат Галимҗанович, 2019 елгы самообложение алдагыларыннан нәрсә белән аерылып торды һәм барыннан да бигрәк истә калды? - Беренче чиратта, программада катнашкан 17 авыл җирлеге һәм 16 миллион сум акча кергән: 3,2 млн сум-халык тарафыннан, 12,8 млн сум-республика ярдәме. Бу биш еллык тарихында иң зур сумма

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International