Бүген, 20 декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында узды. Күзәтчелек советы әгъзалары 4 компания-махсус зонаның потенциаль резидентлары проектларын карадылар. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд.сум тәшкил итә. «Русланд Тех» ҖЧҖ Spy проектын тормышка ашыруны планлаштыра.Space-видеоаналитика, кешеләрне тану базасында, программа тәэминаты хезмәткәрләрнең һәм клиентларның үз-үзләрен анализлау, шулай ук сәүдә үзәкләрендә, рестораннарда, кунакханәләрдә затларны тану өчен билгеләнгән.