Югары Осланда төп чыршыны ачу тантанасы булды

2019 елның 22 декабре, якшәмбе

Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булып узды. Йөзләгән югары осланлы һәм авыл кунаклары матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелдылар.
 
Сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә әкият геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендә бәйрәмгә балалар белән уеннар уйнарга, әйлән-бәйлән йөртергә һәм татлы бүләкләр өләшергә килделәр. Район башлыгы Марат Зиатдинов җыелучыларга сәламләү сүзе һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул зур сәламәтлек, бәхет, иминлек, мәхәббәт, иҗади уңышлар һәм һәр гаиләдә хыялларның чынга ашуын теләде. Шулай ук Марат Галимҗанович иң яхшы Яңа ел уенчыгы өчен бүләкләр тапшырды.

Ниһаять, бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм тылсымлы мизгеле җитте, чыршы төрле төстәге утлар белән балкыды. Тирә-юньдәгеләр тагын да яктырак һәм матурланды. Ә бәйрәм салюты чараны тагын да ямьләндерде. Бәйрәм җырлар белән дәвам итте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International