Үсеш ноктасында казанышларны тәкъдир итү

2019 елның 22 декабре, якшәмбе

«Мәгариф» милли проекты кысаларында өч ай элек кенә ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәгендә технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр марафоны узды. Укучылар укытучылары белән бергә шундый кыска вакыт эчендә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
    
Гимназия бинасын күктән квадрокоптер күзәтә.  Агрегат белән 11 сыйныф укучысы Локотунин Лев идарә итә.  Ул шулай ук квадрокоптерда камера урнаштырган һәм мәктәп ишегалдын кош очышы биеклегеннән төшергән.  Бу көнне һәрвакыттагыча технология һәм робототехника кабинетларында бик кызу иде.  Малайлар роботларның модельләрен җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр.  Җитмәгән детальләрне балалар 3 Dпринтерда бастыралар.  “Радиоидарәле узыш автомобилен модельләштерү " проекты эшләнә. Проектны технология укытучысы Михайлов Н.П. җитәкли.  
  
Тормыш иминлеге нигезләре кабинетында муляжлар һәм манекеннар ярдәмендә балалар бәйләү, шиналар салу, ясалма сулыш ясау серләренә төшенделәр.  Ә яшь шахматчылар эшне белеп шахмат баталияләрендә көрәштеләр.  Беренче сыйныф укучылары үзләренең остазы Нурмөхәммәтова А.М. янына һәр көнне йөгереп киләләр.
  
Информатика кабинетында бүген үзара ярдәмләшү рухы бар иде. Өлкән сыйныф укучылары " Югары Ослан районы – тарихи мирас объекты» веб-квестын булдыру өстендә эшләделәр. Бу көннең барлык вакыйгалары да үз сәхифәләрендә ютубта урнаштырылган видеоролик нигезенә салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International