Хөрмәтле район энергетиклары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Хәзерге дөньяда энергетика-җәмгыятьнең чәчәк атуының нигезе. Сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылысы һәм уңайлыгы нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә бәйле. Ахыр чиктә, һәр кешенең тормыш сыйфаты белән бәйле.
Безнең район энергетиклары бүген җитештерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча актив эш алып баралар, заманча технологияләр кертәләр, яңа куәтләр файдалануга тапшыралар. Болар барысы да-Югары Ослан районының икътисади үсешенә керткән өлешегез. Намуслы хезмәтегез, җаваплылык һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм аварияләрсез эш телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов