Бүген, 23 нче декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычлары, хезмәт хакын вакытында түләү, социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күчмә тикшерү, коммуналь хезмәтләрнең бәйрәм көннәрендә эшләү һәм Яңа ел бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре каралды.