Хезмәтләрен хөрмәтләп 

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы территориясендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. 
Районыбызның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан әлеге сайлау кампаниясен әзерләү һәм үткәрү буенча зур эш башкарылды. Сайлау комиссияләренең эш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эш алып барган өчен Югары Ослан районы сайлау процессында катнашучыларны һәм сайлауларны оештыручыларны үз бүләкләре белән билгеләп үтте.
 Бүген район Советының актлар залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында тантаналы чара узды. Бүләкләрне район башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International