Югары Ослан муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзаларының авыл җирлекләренә, гражданнарның үзара салым акчаларын куллануына җәмәгать контролен тормышка ашыру максатыннан чыгып, барулары дәвам итә.
Бүген Вахитов авыл җирлегендә референдум узды. Җыелган акчаны җирлек халкы исемендәге чишмәләрне төзекләндерүгә тотты.Шулай ук Ташовка авылы зиратын төзекләндерү, Ватан авылында урамнарны яктырту системасын ремонтлау. Акчаларның төп өлеше 2019 елның беренче яртысында җыелган иде, ә җәен төзелеш сезонында эш барды.
Иҗтимагый совет әгъзасы Ленар Яруллин авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов белән берлектә барлык объектларда да булдылар, эш сыйфатын бәяләделәр, җирле халык белән сөйләштеләр. Күчмә контроль турындагы хисапны Ленар Нургали улы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында хезмәттәшләренә тәкъдим итәчәк.