Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф бүлеге, «Бәхет территориясе» иҗади киңлек коллективы, шулай ук битараф булмаган кешеләр белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия чыршысы оештырганнар. Яңа ел алдыннан балалар онытылмаслык бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар, үз талантларын күрсәттеләр.
Әкият персонажлары балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, ә балалар шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай һәм Кар Кызы балаларга күтәренке кәеф, күңелле конкурслар гына түгел, ә тәмле бүләкләр дә бүләк иттеләр.