Бүген, 2019 елның 24 декабрендә, район башлыгы Марат Зиатдинов «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты.
Чара Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда конкурсның лауреаты исеменә дәгъва кылучылар арасында 2019 елда үз коллективлары белән предприятиенең югары күрсәткечләрен тәэмин иткән һәм конкурс номинацияләрендә каралган эшчәнлек юнәлешләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән 83 предприятие һәм оешма җитәкчесе бар иде.
Конкурс номинантлары арасында - Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы муниципаль берәмлекләре вәкилләре бар иде.