Авыл хуңалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 декабрендә Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты базасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җаббаров катнашында агрономия конференциясе узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, республиканың агрохимхезмәтләре, Россельхозүзәк, инвестор вәкилләре катнашты. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 2019 елда игенчелек тармагы эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.

Чара ахырында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җаббаров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының « Рәхмәт хаты» авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннарына ведомство бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International