Бүген, 2019 елның 26 декабрендә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, ТР Югары Ослан муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, шулай ук туганнары һәм якыннары тыл хезмәтчәне Хазяр Тахавовнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кунаклар юбилярга Россия Президенты В.В. Путиннын котлау телеграммасын тапшырдылар һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.