Үзгәрешләр шартларында һөнәри белемнәргә, педагогның осталыгына һәм күнекмәләренә генә түгел, ә аның һөнәри үсеше дәрәҗәсенә карата да таләпләр арта бара.
Педагог шәхес формалаштыруда зур роль уйный, аның белеменә һәм осталыгына нигез сала. Шуңа күрә аның квалификациясенә һәм шәхси сыйфатларына төгәл таләпләр-бик мөһим. «Иннополис мәктәбе» ДАУ базасында «педагогның һөнәри стандарты»темасы буенча гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары өчен методик семинар узды.
Семинар кысаларында педагогның һөнәри стандартлары Концепциясенең төп эчтәлеге һәм аны тормышка ашыру юлында килеп чыккан проблемалар каралды. Педагогның киләчәктә уңышлы эшләү өчен кирәкле яңа компетенцияләре турында фикер алышуга һәм мәктәп коллективында аларның дәрәҗәсен бәяләүгә аерым игътибар бирелде. Семинарда катнашучылар гамәли мисалларда алдылар