“Түгәрәк өстәл " утырышында катнашу

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Пичугина Надежда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты.
 Әлеге чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елдагы эш йомгаклары буенча коллегиясенә әзерлек кысаларында уздырылды, анда Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре дә каралачак.
 Чара барышында үз вәкаләтләрен башкарганда районнар һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары очраша торган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. «Түгәрәк өстәл» эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокук идарәләре вәкилләре, башлык урынбасарлары һәм җитәкчеләр катнашты
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International