Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы Яңа машинасы 

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген тантаналы шартларда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге башлыгы Дмитрий Сибгатуллинга яңа хезмәт автомобиле ачкычлары тапшырылды. 
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район һәм шәһәр бүлекләре башлыклары, шул исәптән Югары Ослан районы да 18 яңа автомобильдән ачкычлар алдылар. Тантана һәм тапшыру Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.
 – Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләүнең төзеклеге һәм иминлеге нәкъ менә сездән тора, димәк, руль артында хезмәт куючыларның, трактор һәм комбайннарның гомере һәм сәламәтлеге дә нәкъ менә сездән тора, - диде инспекторларга мөрәҗәгать итеп Марат Җаббаров.
 - Нәтиҗәле эшләү өчен, матди-техник базаны яңарту бик мөһим мәсьәлә булып тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International