Бүген Югары Ослан районында террорчылыкка каршы комиссия һәм «Югары Ослан»муниципальара бүлеге оператив төркеменең уртак утырышында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырышны район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды. Хокук саклау органнары, контроль-күзәтчелек, социаль, коткару һәм янгынга каршы хезмәтләр, сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары югары әзерлек режимына күчерелде. Каникуллар вакытында массакүләм чаралар уздыруның иминлеген тәэмин итү өчен Эчке эшләр органнары оештыру һәм гамәли чаралар комплексын үткәрүне планлаштырган. Алар турында муниципальара полиция бүлеге начальнигы урынбасары Евгений Ионов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, традицион рәвештә яңа ел чыршылары куелган һәм мәдәни-күңел ачу чаралары узачак урыннарда җәмәгать тәртибен саклауга аерым игътибар биреләчәк